Яшь Виталий белән Светлана 1960 елда паркта танышалар.
Яшьләр 1961 елның 8 июлендә никахларын теркиләр. Һәм менә инде 55 ел Кондратьевлар тормыш юлы буйлап бергә атлыйлар!
Виталий Матвеевич белән Светлана Александровна бер ул тәрбияләп үстерәләр. Хәзер юбилярларның 2 оныклары 1 оныкчыклары бар.
Безнең изумруд юбилярлар бергә ярты гасырдан артык тату гомер иткәннәр. Алар үзара мәхәббәт һәм тугрылык саклап лаеклы ул үстергәннәр.
Чын йөрәктән юбилярларны котлыйбыз! Аларның тормышларының һәр көне бу бәйрәм кебек якты булсын! Ныклы сәламәтлек һәм тагын бик күп, бик күп бәхетле еллар телибез!