ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2014 ел
сишәмбе

Бөтенрәсәй Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе каршындагы мәйданчыкта үткәрелгән бәйрәмгә биш йөздән артык түбән камалы җыелды. Бәйрәмгә килүчеләрне күп кенә кызыклы уеннар, бүләкләр һәм күңел ачу чаралары көтә иде. Үз вакытларын әти-әниләре, туганнары белән бергә үткәрә алу бәхетенә ирешкән балалар аеруча шат иде. Бәйрәм дәвамында алар батутта сикереп, клоун Клепаның төрле табышмакларына җаваплар биреп, хәрәкәтле уеннар уйнап, асфальтагы рәсем конкурсында катнашып күңел ачтылар. Бик күп уңай тәэсирләр алган, тамаклары ачкан сабыйлар соңыннан тәмләп-тәмләп алма пирогы белән чәй эчеп, зур бәйрәм открыткасында “без сезнең бәйрәмгә тагын киләбез, рәхмәт сезгә абый-апалар,” – дигән язулар, матур-матур теләкләр язып калдырып өйләренә таралаштылар.

    08.07.2014 елда ТР Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә күркәм пар - Владимир һәм Регина никаһларын теркәделәр.


    Әлеге көндә матур бәйрәм -  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмнең төп геройлары - Петр и Февро́ния. Әлеге ир белән хатын арасындагы элемтә тугрылык, мәхәббәт һәм бәхет үрнәгенә тиңләштерелә.


    Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә теркәлгән никаһлар бәхетле һәм ныклы булсын. Барлык яшьләргә дә бер-берсен  хөрмәт итүләрен, түземле булуларын телибез. Изгеләр Петр һәм Феврония өйрәтүенчә, бер-берегезне һәрвакыт яратыгыз.

8 июль көнне Мөслим районы Шуган авылы мәдәният йортында Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көненә багышланган “Чын мәхәббәт тарихы” исеме астында бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәмгә быел гаилә юбилейларын билгеләп үтүче парлар чакырылган иде.

Зал бәйрәм символы – ромашка букетлары белән бизәлгән иде. Шуган авыл җирлеге Башлыгы А.И.Жуков һәм Изге Николай чиркәве рухание Никита атакай кунакларны бәйрәм белән тәбрикләделәр, аларга бәхет һәм мәхәббәт теләделәр.

Чакырылган парлар танышу тарихлары, мөнәсәбәтләрне саклап калу серләре белән уртаклаштылар. Кунаклар төрле конкурсларда, уеннарда катнаштылар. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды һәм бергәләшеп чәй эчү белән төгәлләнде.

      2014 елның 8 июлендә Россиядә җиденче тапкыр “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” билгеләп үтелә. Бу көн шулай ук изге князьләр Петр һәм Феврония Муромскийларны яклаучылар көне дип тә билгеле. Петр һәм Феврония Муромскийлар тугрылык, диндарлык үрнәге һәм гаилә бәхете идеалы булып санала. Православие динендәге христианнар әлеге гаиләне никах һәм гаилә яклаучылары дип хөрмәтлиләр. Петр белән Феврония исән вакытта ук тугрылык, үзара мәхәббәт һәм гаилә бәхете үрнәге булдылар. Риваять буенча алар бер көндә – 1228 елның 8 июлендә вафат булганнар. Шуңа күрә һәр елны нәкъ бу көнне 25 һәм аннан күбрәк ел торган, гаилә нигезенең ныклылыгы белән ватандашлары арасында дан казанган, уртак хезмәт белән иминлеккә ирешкән һәм балаларын лаеклы җәмгыять әгъзалары итеп тәрбияләгән гаиләләрне “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләклиләр.

Бәйрәмдәге кунаклар арасында Алабуганың танылган, данлыклы гаиләләре күп иде. Алар арасында - Хисаметдиновлар гаиләсенә быел “За любовь и верность” медале тапшырылды.

Бәйрәмдә һәркемгә таныш бу гаилә янында яңа гына өйләнешкән яшь парлар – Щербеневлар гаиләсе дә катнашты Алабуга башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары К.Г.Макаров бу парларга бүләкләр тапшырды,мактау сүзләре әйтте.Соңыннан мәйданда зур концерт-тамаша булып узды.

* * *

ЗАГС бүлегендә 8 июльдә барлык килгән гражданнарга махсус ясалган открыткалар бирелде. ЗАГС бүлеге бу көнне бик матур итеп, ромашка чәчәкләре белән бизәлгән иде. Көне буе музыка яңгырап торды. Бу көнне ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М.Григорьева яңа туган 8 балага документ тапшырды һәм гаиләләрне гаилә бәйрәме белән котлады.

Азнакай муниципаль районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бик күркәм бәйрәм үткәрелде. Әхмәтҗановлар гаиләсенә медаль тапшырылды. Шулай ук бәйрәм алдыннан гына яна гаилә корып яши башлаган бер яшь парны,  2014 нче елның 8 июль көнендә дөньяга килгән кызчык-Ясминәнең  әтисен тәбрикләп,  туу турында таныклык , истәлекле бүләкләр  һәм район башлыгы Шәйдуллин Марсель Зөфәр улының котлау адреслары тапшырылды.

Киңәшмә барышында каралган  сорауларның берсе булып ЗАГС бүлеге мөдире Л.М. Дианованың  «2014 елның 1 яртыеллыгында ЗАГС бүлегенең төп статистик күрсәткечләре» дигән чыгышы булды.

Бар табигать бөреләнеп чәчәк аткан вакытта, кояшта бар җылысын, якты нурын мул итеп кешеләргә өләшкән вакытта бик матур бәйрәм –гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме билгеләп үтелә. Алтын туйларын билгеләп узган, матур гаилә корып, тату-тигез гомер кичергән парларга Россия президенты указы нигезендә мәхәббәт һәм тугрылык медале булдырылды. Быел бу медальгә Балтач районы Яңгул авылында 62 ел бергә кулга кул  тотынып, уйны уйга ялгап  гомер кичерүче Гаптелбәр абый белән Нәзифә апа Гаптелбариевлар лаек булды. 2014 елның 8 июль көнендә Балтач мәдәният йортында юбилярларга медальне җылы теләкләрен юллап, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Ф.Гайнетдинов тапшырды.  Район ветераннар советы рәисе Абдуллин Р.А., шулай ук Яңгул авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Х.Гыйлманова юбилярларга матур теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук  2 номерлы балалар бакчасы нәниләре дә  үзләренең матур җыр-биюләрен тамашачыларга бүләк иттеләр. Бәйрәмдә яңа тормыш башларга ниятләп гариза биргән яшь парлар да катнашты. Гаптелбәр абый белән Нәзифә апа аларга тату гаилә серләрен ачып, изге теләкләрен җиткерделәр.

      “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” бәйрәме Татарстан һәм Рәсәй регионнарында 8 июль көнне билгеләп үтелә. Шушы бәйрәм уңаеннан “Казан” гаилә үзәгендә яшь гаиләләргә ана капиталына сертификат тапшыру тантанасы узды.

      Гаилә ул – тормышнын нигезе. Әти-әни анын тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, ватылмасын дисәң,бер-береңне аңлап хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Сертификат һәм чәчкәләрне Казан шәһәре Вахитов районы Пенсион Фонды җитәкчесе Арсланова Флида Зөфәр кызы тапшырды.

      Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара узды.  Гаилә нигезенең ныклыгы белән ватандашлары арасында дан казанган, уртак хезмәт белән иминлеккә ирешкән һәм балаларын лаеклы җәмгыять әгъзалары итеп тәрбияләгән  Петр Александр улы һәм Тамара Петр кызы Зотагиннар, Юрий Александр улы һәм  Раиса Василий кызы Карпушкиннар гаиләләре “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнделәр.  Шулай ук Артыкбаевлвр, Алтаповлар, Салиховлар гаиләләренә  Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Район Башлыгы  Альберт Галимҗан улы Хабибуллин  гаиләге үрнәге булырдай парларны бәйрәм белән  җылы тәбрикләде.

      Бәйрәм көнне  “Хезмәткә дан “ районы газетасы  үткәргән “Без пар” дип аталган фотоконкурста җиңүче дип табылган Алсу һәм Радик Сөлймановлар гаиләсенә бүләк тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International