2014 елның 8 июлендә Әтнә муниципаль районында Күәм авыл җирлегендә Фазлиевлар гаиләсенә медаль тапшырылды. Тәбрикләүдә башкарма комитетынын социаль эшләр буенча урынбасары, ЗАГС бүлеге мөдире, авыл җирлеге һәм район редакция вәкилләре. Бәйрәмдә кунаклар, туганнар катнаштылар. Бик күп әйбәт сүзләр әйтелде. Хәзерге вакытта Фазлиевлар Әтнә муниципаль районы Күәм авылында зур гаилә булып яшиләр. Оныкларны тәрбияләүдә булышалар. Фазлиевлар бик зур ихтирамга лаек гаилә.
Парларга бәйрәм символы буларак ромашкалар бүләк иттеләр.
Бөтен Россия Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык бәйрәме хакына 8 - нче июль көнне яшь парларны котлаганда бәйрәм символы буларак ромашкалар бирделәр. Аларны биргәндә яшьләргә мәхәббәт һәм гаилә бәхете теләделәр.
Гаилә, Мәхәхббәт һәм Тугрылык көне белән сезне!!!
8 июль көне Печищи балалар бакчасында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара узды,аны Печищи мәдәният йорты мөдире Галина Полякова оештырды.Ул балаларга бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләде,шигырьләр укыды,кызыклы уеннар уйнатты. Балалар рәхәтләнеп, шатланып барлык хәрәкәтле уеннарны уйнадылар.Чара азагында балалар асфальтка үзләренең гаиләләрен ясадылар. Кич белән “Ромашка” акциясен үткәрделәр. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме сиволы булып ромашка чәчәге санала. Балалар авыл халкына ромашка чәчәге бәйләмнәре бүләк иттеләр һәм бәйрәм белән котладылар.
2008 елдан башлап Россиядә 8 нче июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм XIII гасырда яшәгән Муром князе Петр һәм аның хатыны Феврония хакында килеп чыкты.
Казан шәһәре ГХАТ Идарәсе бу бәйрәм уңаеннан “Гаилә” үзәге территориясендә төрле тантаналы мероприятияләр үткәрә. Гаилә һәм аналарга багышланган балалар рәсемнәреннән төзелгән күргәзмә оештырылды. 18 сәгатьтә “Мәхәббәт һәм тугрылык” өчен медальләр белән 12 гаилә пары бүләкләнәчәкләр. Бәйрәмне концерт программасы дәвам итәчәк, яраткан артистларыбыз чыгыш ясарлар, аннан соң бию буенча мастер-класс үткәреләчәк, “Алтынчәч” чәч үрүләре, лотерея һәм “Казанка” елгасына су фонарьләре төшерү булачак.