8 июль көне Печищи балалар бакчасында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара узды,аны Печищи мәдәният йорты мөдире Галина Полякова оештырды.Ул балаларга бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләде,шигырьләр укыды,кызыклы уеннар уйнатты. Балалар рәхәтләнеп, шатланып барлык хәрәкәтле уеннарны уйнадылар.Чара азагында балалар асфальтка үзләренең гаиләләрен ясадылар. Кич белән “Ромашка” акциясен үткәрделәр. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме сиволы булып ромашка чәчәге санала. Балалар авыл халкына ромашка чәчәге бәйләмнәре бүләк иттеләр һәм бәйрәм белән котладылар.