Бөтенрәсәй Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе каршындагы мәйданчыкта үткәрелгән бәйрәмгә биш йөздән артык түбән камалы җыелды. Бәйрәмгә килүчеләрне күп кенә кызыклы уеннар, бүләкләр һәм күңел ачу чаралары көтә иде. Үз вакытларын әти-әниләре, туганнары белән бергә үткәрә алу бәхетенә ирешкән балалар аеруча шат иде. Бәйрәм дәвамында алар батутта сикереп, клоун Клепаның төрле табышмакларына җаваплар биреп, хәрәкәтле уеннар уйнап, асфальтагы рәсем конкурсында катнашып күңел ачтылар. Бик күп уңай тәэсирләр алган, тамаклары ачкан сабыйлар соңыннан тәмләп-тәмләп алма пирогы белән чәй эчеп, зур бәйрәм открыткасында “без сезнең бәйрәмгә тагын киләбез, рәхмәт сезгә абый-апалар,” – дигән язулар, матур-матур теләкләр язып калдырып өйләренә таралаштылар.