2014 елның 8 июлендә Россиядә җиденче тапкыр “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” билгеләп үтелә. Бу көн шулай ук изге князьләр Петр һәм Феврония Муромскийларны яклаучылар көне дип тә билгеле. Петр һәм Феврония Муромскийлар тугрылык, диндарлык үрнәге һәм гаилә бәхете идеалы булып санала. Православие динендәге христианнар әлеге гаиләне никах һәм гаилә яклаучылары дип хөрмәтлиләр. Петр белән Феврония исән вакытта ук тугрылык, үзара мәхәббәт һәм гаилә бәхете үрнәге булдылар. Риваять буенча алар бер көндә – 1228 елның 8 июлендә вафат булганнар. Шуңа күрә һәр елны нәкъ бу көнне 25 һәм аннан күбрәк ел торган, гаилә нигезенең ныклылыгы белән ватандашлары арасында дан казанган, уртак хезмәт белән иминлеккә ирешкән һәм балаларын лаеклы җәмгыять әгъзалары итеп тәрбияләгән гаиләләрне “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләклиләр.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында 2014 елның 5-11 июлендә Татарстан Республикасының барлык муниципаль оешмаларында тантаналы төстә 617 никах теркәү, республика халыкларының гореф-гадәтләре нигезендә 115 никахлашу йоласы, гаилә тормышының көмеш, алтын, бриллиант юбилярларын, ягъни 25, 50, 60 ел бергә мәхәббәтттә һәм ризалыкта торган гаиләләрне тантаналау чаралары үтәчәк һәм аларның барысына да бәйрәм билгесе итеп ромашка букетлары биреләчәк. Шулай ук 200 ана (гаилә) капиталы сертификатларын, бала тудыру йортларында яңа туган балаларга тантаналы рәвештә туу турында таныклыклар тапшыру да каралган.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Татарстан Республикасының муниципаль оешмаларында Татарстаннның 70 атказанган гаиләсенә тантаналы төстә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшыру чаралары үтәчәк.Россия Федерациясендә 2014 ел Мәдәният елы, Казан шәһәре төрки халыкларның мәдәни башкаласы итеп билгеләнү сәбәпле, бәйрәмнең үзенчәлекле вакыйгасы 8 июль көнне 17 сәгать 30 минутта “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда үтәчәк: республиканың атаклы мәдәният хезмәткәрләре арасыннан 11 парга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылачак.