Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара узды. Гаилә нигезенең ныклыгы белән ватандашлары арасында дан казанган, уртак хезмәт белән иминлеккә ирешкән һәм балаларын лаеклы җәмгыять әгъзалары итеп тәрбияләгән Петр Александр улы һәм Тамара Петр кызы Зотагиннар, Юрий Александр улы һәм Раиса Василий кызы Карпушкиннар гаиләләре “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнделәр. Шулай ук Артыкбаевлвр, Алтаповлар, Салиховлар гаиләләренә Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Район Башлыгы Альберт Галимҗан улы Хабибуллин гаиләге үрнәге булырдай парларны бәйрәм белән җылы тәбрикләде.
Бәйрәм көнне “Хезмәткә дан “ районы газетасы үткәргән “Без пар” дип аталган фотоконкурста җиңүче дип табылган Алсу һәм Радик Сөлймановлар гаиләсенә бүләк тапшырылды.