08.07.2014 елда ТР Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә күркәм пар - Владимир һәм Регина никаһларын теркәделәр.
Әлеге көндә матур бәйрәм - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмнең төп геройлары - Петр и Февро́ния. Әлеге ир белән хатын арасындагы элемтә тугрылык, мәхәббәт һәм бәхет үрнәгенә тиңләштерелә.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә теркәлгән никаһлар бәхетле һәм ныклы булсын. Барлык яшьләргә дә бер-берсен хөрмәт итүләрен, түземле булуларын телибез. Изгеләр Петр һәм Феврония өйрәтүенчә, бер-берегезне һәрвакыт яратыгыз.