2023 елда Чистай районы ЗАГС бүлегендә 487 бала тууы теркәлгән. Аларның 257 се малайлар, 230 е кызлар.
Иң яшь әнигә - 18, әтисенә -20 яшь. Иң өлкән әни-40 яшьтә, әтигә-55 яшь!
10 гыйнвар көнне Балтач ГХАТ бүлегендә районда 2024 елда туган иң беренче сабыйның әти-әнисе Динә Әдһәм кызы һәм Рәмис Рәис улы Хәбибуллиннарны дүртенче балалары тууы белән котладылар. Хәбибуллиннар гаиләсе – күпбалалы гаилә.
Узган ел Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә туу турында 169 акт теркәлгән. Шулай итеп, Мамадышта 88 малайга һәм 81 кызга арткан.
Узган 2023 елда Мамадыш районында бәхетле гаиләләр 136 парга арткан. Гадәттәгечә, никахларның иң күп саны җәйге-көзге чорда теркәлә. 2023 елның иң кызу туйлы ае - август ае булды, бу айда 28 пар никахлашты. Декабрь ае да туйларының күплеге белән таң калдырды дип әйтергә була, бу айда барлыгы 13 пар туй иткән.
2024 елның 15 гыйнварында «Бу безнең гаиләчә» конкурсының дистанцион этабы тәмамланачак. «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының халык проектында 585 меңнән артык кеше катнашты, ә бу 100 меңнән артык гаилә командасы.
2024 елның 06 гыйнварында Чистай Никахлашу сараенда Габитовлар никахын дәүләт теркәвенә алу тантанасы булды.
Таһир Марсович белән Ләйсән Максумовна 2024 елда беренче булып никахларын теркәделәр.
6 гыйнварда Чистай бала тудыру йортында 2024 елда Чистай муниципаль районында беренче булып туган яңа туган малайны котлау тантанасы узды. Сергей һәм Татьяна Игнатьевлар гаиләсендә Даниил 2024 елның 2 гыйнварында 3650 грамм авырлыкта һәм 57 сантиметр буйда 21 сәгать 37 минутта дөньяга килә.
2024 елның 4 гыйнварында Түбән Уратма авыл җирлегендә Габдрахмановлар, Мөхәммәтшиннар һәм Вәлиуллиннар гаиләләрен – алтын туй юбилейлары белән котладылар. Бәйрәм авыл ветераннар советы рәисе Шестакова Галина Александровна инициативасы белән үткәрелде.
Кадерле дуслар!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллективы сезне якынлашып килүче Яңа ел 2024 ел белән ихлас котлый!
Садыйковлар Балтач районыннан. «Алтын» ир белән хатынның мәхәббәт тарихын искә төшереп, бу мәктәп эскәмиясеннән башланган мәхәббәт дип әйтергә була. Бер мәктәп партасы артында утырдык, күршедә генә яшәдек. Равис математикадан гел күчерергә бирә иде, - дип искә ала Кәдрия ханым.