16-нчы февральдә, Питрәч район Мәдәният йорты, 50, 51 һәм 55 ел бергә гомер юлын үткән биш парга ишекләрен ачты. Залда тантаналы атмосфера хөкем сөрде, бәйрәм итүчеләрне район башлыгы Илхам Кашапов сәламләде, аларга истәлекле бүләкләр һәм котлау адресларын тапшырды.
Тормыш иптәшләренең исемнәре Питрәч районының юбилярлары китабына кертелде. Аларга юбилей гаилә берлеген теркәү таныклыклары тапшырылды.
Чара Мәдәният йорты артистларының концерт чыгышлары белән бизәлде.
Бу көнне искиткеч юбилярларга балалар, оныклар һәм туганнарның күп җылы котлаулары һәм теләкләре җиткерелде.