Туйның кырык еллыгы кызыл асылташ туй дип атала. Бу таш еллар уза бара гына матурлыкка ирешә. Юбилярларны ювелирлар белән чагыштырып була: алар бергә дистә еллар яшәгәннән соң, авырлыклар аша янәшә үтеп, гаилә тормышыннан чын Асылташ ясаганнар.
2024 елның 19 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Василий Ильич һәм Валентина Ивановна Горячевлар гаиләсенең асылташ юбилее тантанасы узды.
Бәхетле һәм тату гаиләдә пар өч бала үстергәннәр, алар исә әти-әниләренә алты онык бүләк иткәннәр.
Асылташ туй хөрмәтенә Василий Ильич һәм Валентина Ивановнаның исемнәре ГХАТ идарәсе Мактау китабына кертелә. Юбилярларга Мактау акты, истәлеккә китап һәм Алтын туйга чакыру тапшырылды. Балаларының һәм оныкларының җылы сүзләре юбилярлар өчен иң кыйммәтле бүләк булды.