Халыкара Туган тел көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Кама ГХАТ Идарәсе белгечләре 7нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Әлифба дәресе үткәрделәр

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

Туган телне саклауда, балаларны халыкның рухи кыйммәтләренә, мәдәни мирасына җәлеп итүдә, беренче чиратта, гаилә мөһим роль уйный.

Халыкара Туган тел көнен бәйрәм итү кысаларында ГХАТ Идарәсе белгечләре 7нче балалар бакчасында кунакта булдылар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә «Туган Тел – безнең байлыгыбыз» дигән тематик дәрес үткәрделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар «татар халык әкиятләре» викторинасында актив катнаштылар һәм татар шагыйре Г.Тукай иҗатын искә төшерделәр.

Тематик әңгәмә Балаларның татар халкының гореф-гадәтләре, көнкүреше, мәдәнияте һәм гаилә кыйммәтләре, һәр кешенең тормышында туган телнең әһәмияте турында белемнәрен тулыландырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International