Ике кеше бергә булырга тиеш булса, язмыш аларның юлларын бәйләячәк. 2024 елның 16 февралендә Владимир Михайлович һәм Людмила Ивановна Козловлар гаиләсенең алтын туй юбилее узды.
Владимир Михайлович һәм Людмила Ивановна 1974 елда танышканнар. Аларның берлеге чыннан да ныклы булып чыкты, алар бер-берсен чиксез яраталар һәм хөрмәт итәләр. Юбилярларның ике балалары бар - уллары Олег һәм кызлары Ирина, өч оныкчыкларының уңышларына шатланып яшиләр.
Алтын туй тантанасында ГХАТ Идарәсе белгечләре юбилярларга Мактау акты һәм истәлеккә китап тапшырдылар. Традиция буенча, юбилярларның исемнәре ГХАТ Идарәсенең Мактау Китабына кертелде.