«Күп балалы Россия» Бөтенроссия проектында катнашырга чакырабыз

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Гаилә елында балалы гаиләләр өчен һәм алар катнашында социаль әһәмиятле чаралар Россия Федерациясенең барлык субъектларында узачак. Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды «Мәскәү шәһәренең күп балалы гаиләләр берләшмәсе» РОО белән берлектә «Күп балалы Россия» Бөтенроссия проектын тормышка ашыра.

Проект күп балалы гаиләләргә «Күп балалы Россия» Күп балалы гаиләләр форумында һәм «Сәламәт гаилә — көчле Россия» Бөтенроссия спорт фестивалендә катнашырга тәкъдим итә.

Тулырак мәгълүмат, чараларда катнашу шартлары һәм тәртибе Фонд сайтында https://fond-detyam.ru/sobytiya-fonda/ һәм «Мәскәү шәһәренең күп балалы гаиләләр берләшмәсе» РОО сайтында https://многодетные-семьи.рф/ урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International