Тантанага чакырылган юбилярлар Мендельсон маршы астында теркәү залына керделәр, балалары һәм оныклары алкышларына күмделәр. Һәр гаилә өчен якыннары тарафыннан хөрмәт, игътибар, сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы теләп изге сүзләр яңгырады.
Заварихиннар Артур Леонтьевич һәм Диләрә Шамил кызы бер-берсенә бүләк ясадылар: алтын юбилей хөрмәтенә пар 50 ел элек кебек алтын куллы балдаклар белән алмашты.
18 апрель көнне Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре үткәрелде. Очрашуның кунаклары – Яңа Әлем, Иске Богады, Татар Суыксу мәктәбенең укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде. Акт язуларының саклану урыны булган – архивның эшчәнлеген аңлатты.
Яз бар эшләрнең башы булып тора, табигать уяна, авыл җирлекләрендә кыр эшләренә керешәләр.
Яз башы белән менә инде 60 ел элек Абдуллинар гаиләсе яңа тормышка аяк басканнар. Рафис Нуриевич һәм Хәдичә Гыймазетдиновна икесе дәТукай районы Югары Байлар авылында туып үсеп үзләренең гаилә учагын да туган авылларында кабызып җибәргәннәр.
2019 елның апрелендә 18 числосында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Чистай шәһәренең 16-нчы мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары белән гаилә тормышын алып бару дәресе үткәрелде.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Динара Наилевна Залялова укучыларга язылышу бинасы, гражданлык хәле актларын теркәү тарихы, демографик күрсәткечләр, шулай ук бүлекнең вазифалары турында сөйләде. Укучылар бик теләп тантана залын карадылар, ЗАГСның архив бүлеге турында тыңладылар, гаилә тормышының асылын, гаилә төзү, әти-әни булу, туу һәм үлү, аерылышу төшенчәләре турында сөйләштеләр.
Лаеш районының ГХАТ бүлегендә ике игезәк Дмитрий белән Ника туулары теркәлде. Балаларның әтисенә туу турында таныклык һәм бүләк бирелде. Бу көн әти кеше куңелендә гомерлеккә истәлекле һәм онытылмас хатирә булып калыр.
Җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр әлеге чарада актив катнаша. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә бүген, 18 парельдә, Күп функцияле үзәк территориясен кардан арындыру өмәсендэ катнашты.
18 апрель көнне ГХАТ бүлегенең тантаналар залында матур бәйрәм – капитал мат тапшыру тантанасы булып узды. Бәйрәмгә 4 Биектау гаиләсе чакырылган иде. Бу- Сираҗиевлар гаиләсе яңа туган кызлары Ләйлә белән, Газизовлар гаиләсе, кызлары Алсу, игезәк малайлары Булат һәм Камил белән, Каримовлар гаиләсе кечкенә кызлары белән,ике бала анасы Алсу Клейнова.
Гаилә-ул безнең таянычыбыз, ярдәм итү һәм иртәгесе көнгә ышанычыбыз. 17 апрель көнне ГХАТ бүлегенә Зәй шәһәренең “Салават Күпере” баларар бакчасының тәрбияләнүчеләр чакырылды. ГХАТ бүлеге белгечләре балаларга уен формасында гаиләдә әтиләрнең һәм әниләрнең роле турында сөйләделәр. Балалар гаилә турында бик теләп шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук күргәзмә оештырылды. Чара ахырында балалар истәлекле бүләкләр алдылар.
Азнакай җирлегендә яшәүче гаиләләрне ныгыту юнәлешендә төрле чаралар максатчан алып барыла. Районда яшьләрнең законлы гаилә төзеп яшәүләренә, сәламәт балалар табып, аларны әти-әнисе, әби-бабасы, туган төбәгенең горурлыгы итеп, тигез гаиләдә тәрбияләп үстерүенә нык әһәмият бирелә. Бу юлы да 16 апрель көнендә Азнакай районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре балалар туу йортында Мансур белән Фәйрүзә Якуповлар гаиләсендә дүртенче бала булып туган бала Мәрьямның тантаналы рәвештә чыгуын оештырды.
“Ныклы гаилә” проекты кысаларында Баулы районы ГХАТ бүлегендә Гаилә дәресе үтте.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова укучыларга гаилә функцияларын, ныклы гаиләнең дәүләтебезнең нигезе булуын, гаилә традицияләрен саклап калу мөһим бурыч булуын аңлатты. Гражданлык хәле актлары, гаилә турындагы законнарның хокукый нигезләре хакында сөйләде. Балаларны райондагы һәм республикадагы демографик хәл аеруча кызыксындырды.