Тантанага чакырылган юбилярлар Мендельсон маршы астында теркәү залына керделәр, балалары һәм оныклары алкышларына күмделәр. Һәр гаилә өчен якыннары тарафыннан хөрмәт, игътибар, сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы теләп изге сүзләр яңгырады.
Заварихиннар Артур Леонтьевич һәм Диләрә Шамил кызы бер-берсенә бүләк ясадылар: алтын юбилей хөрмәтенә пар 50 ел элек кебек алтын куллы балдаклар белән алмашты.
Исегезгә төшерәбез, 50, 60 һәм 70 ел бергә яшәгән гаиләләрне хөрмәтләү традициясе Казанда 2000 елда барлыкка килгән һәм хәзерге вакытта дәвам итә. Ай саен шәһәрнең ЗАГС бүлекләрендә хезмәткәрләр ярты гасыр элек ЗАГС бусагасын атлап кергән һәм язмышларын бәйләгән казанлылар өчен Тантаналар үткәрәләр. Шундый «яшь парларга» акчалата бүләк һәм Казан шәһәре мэры Илсур Рәис улы Метшин котлау хаты тапшырыла.