Биектау районында Ана капиталларын тапшыру

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

 18 апрель көнне ГХАТ бүлегенең тантаналар залында матур бәйрәм – капитал мат тапшыру тантанасы булып узды. Бәйрәмгә 4 Биектау гаиләсе чакырылган иде. Бу- Сираҗиевлар гаиләсе яңа туган кызлары Ләйлә белән, Газизовлар гаиләсе, кызлары Алсу, игезәк малайлары Булат һәм Камил белән, Каримовлар гаиләсе кечкенә кызлары белән,ике бала анасы Алсу Клейнова.

 ГХАТ бүлеге җитәкчесе Нурзидә Насих кызы ата-аналарга һәм балаларга сәламәтлек теләп, «Гаилә битләре»дигән белешмә китабын тапшырды. Биектау районы Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Салихов Россия законнары кысаларында Ана капиталы акчаларын нәрсәгә тотарга мөмкинлеген сөйләде.

Сертификатлар тапшырганнан соң катнашучылар истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International