Яз бар эшләрнең башы булып тора, табигать уяна, авыл җирлекләрендә кыр эшләренә керешәләр.
Яз башы белән менә инде 60 ел элек Абдуллинар гаиләсе яңа тормышка аяк басканнар. Рафис Нуриевич һәм Хәдичә Гыймазетдиновна икесе дәТукай районы Югары Байлар авылында туып үсеп үзләренең гаилә учагын да туган авылларында кабызып җибәргәннәр. Рафис абый тыныч холыклы, тырыш ә Хәдичә апа җор телле, уңган хуҗабикә. “30 ел кайнана белән яшәдем мичтән чыккан иң йомшак иң тәмле күмәчемне мин сукыр кайнанама бирә идем” дип искә алды Хәдичә апа. Рафис абый тормыш иптәшен мактап “үкереп елый торган вакытта да ул кычкырып көлә иде”ди. Балалары ялларга кайтканда уңган хуҗабикә үзенең тәмле бәлешләрен пешереп оныкларын, оныкчыкларын авызда эри торган чәк-чәкләре белән сыйлый.
Ныклы, тату гаиләләргә барып бәйрәмнәре белән котлау ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре өчен дә зур шатлык. Шундый матур парларга карап сокланабыз, горурланабыз.