2019 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 гаиләгә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды.
2 апрельдән районда торучы гаиләләр арасында "Җырлы-моңлы гаилә" район фестиваль-конкурсы башланды. Аксар авыл җирлегеннән конкурста өч гаилә катнашты: Зиннәтовлар, Шәрәфиевлар, Гәрәевлар. Кадер авыл җирлегеннән Сөләймановлар гаиләсе, Әюповлар гаиләсе катнашты. Конкурс 4 номинация буенча үткәрелә: 1."Иҗат"; 2."Минем яраткан гаиләм", үзе турында хикәя белән фотопрезентация; 3."Гаилә реликвиясе", иҗади презентация белән гаилә реликвиясе турында хикәя; 4."Гаиләнең яраткан ризыгы", ризыкны күрсәтү, аның ничек әзерлүен, тарихын сөйләү. Барлык гаиләләр дә дус, актив, иҗади һәм тапкыр булып чыкты. Фестиваль-конкурс дәвам итә.
19 апрель көнне Воткинскидан Алексей Пустовалов һәм Әгерҗедән Вәсилә Бабушкинның никахларын теркәделәр. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлнара Гайфуллина аларга беренче гаилә документы тапшырды.Яңа гаиләне котларга үзләренең мәрҗән туйларын билгеләп үтүче юбилярлар- Сергей һәм Наилә Бычковлар килде.
Бүген Биектау муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Перфилиннар гаиләсендә алтынчы бала тууы теркәлде. Ата-аналар үз улын Ярославль дип атадылар. Аннан тыш гаиләдә тагын өч кыз –Анна, Валерия, Владислав һәм ике малай - Максим, Андрей үсә. Соңгы бала белән Ярославль арасында аерма-7, ә беренче һәм соңгы уллары арасында аерма-22 ел.
Яз сулышы сизелә, кошлар сайрый, кояш нурлары күңелләрне күтәрә. Нәкъ менә шундый матур көнне зур могҗиза булды - Айнур һәм Алина Сираевлар гаиләсендә беренче бала дөньяга килде. Бәхетле әти – әнидән сабыйга беренче бүләк-Әмирхан исеме бирелде.
Азнакай районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Сираев Әмирхан Айнур улының туган көне уңаеннан тантаналы рәвештә теркәу утте.
2019 елның 18 апрелендә «ТИСБИ» университеты базасында район башлыгы А. Р. Хәйруллин ярдәме белән Россия профсоюзлар һәм татар территориаль (региональ) берләшмәсе вәкилләре белән берлектә Россия Федерациясе Президентының 2024 елга кадәр милли максатлар һәм стратегик бурычлар турындагы Указын үтәү мәсьәләсе буенча утырыш узды.
Утырышта указның юнәлешләре буенча төп фикер алыштылар һәм яңа бурычлар куелды. Әлмәт муниципаль районы үсешенең тотрыклылыгын характерлаучы мөһим күрсәткечләр буенча район башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Г. Р. Амирова чыгыш ясады.
Күп кенә яшь парлар туй сынамышларына ышаналар, шуңа күрә тантананың матур датасына зур әһәмият бирәләр. Кайбер гашыйклар астрологлар фикеренә ышана, икенчеләре - нумерологиягә һәм билгеле бер саннар комбинациясе аларга уңыш китерергә мөмкин, дип ышана.
Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә 18-19 апрельдә II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездын үткәрде. Балтач районыннан делегатлар булып, Балтач районы «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Камалова З.Ф., ГХАТ бүлеге җитәкчесе Әхмәтханова З.Р., район советы оештыру бүлеге җитәкчесе Мөхәммәтҗанова Р.Х. катнашты. ГХАТ бүлеге җитәкчесе, Балтач районы “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе урынбасары Әхмәтханова З.Р. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
2019 елның 18 нче апрелендә Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара уздырылды, анда җирле хакимият органнары вәкилләре бер-берсен бәйрәм белән котларга җыелды.
Хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы, Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәре мэры Хөсәенов Рәгать Галиәгъзәм улы котлады.
2018 елның 18 апрелендә Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 7 сыйныф укучылары өчен ачык дәрес үткәрелде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Эльвира Нургалиева һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе урынбасары Екатерина Романова укучыларны гражданлык хәле актларын теркәү буенча хезмәтләр белән таныштырдылар. Экскурсия үткәрделәр һәм ГХАТ бүлегендә үткәрелә торган чаралар турында сөйләделәр. Татарстан Республикасында ГХАТ хезмәте турында видеофильм күрсәтелде. Ачык дәрес ахырында укучыларга истәлекле бүләкләр, «Татарстан АССРның 100 еллыгы»дигән бәйрәм логотибы төшерелгән блокнотлар тапшырылды.