Азнакай муниципаль районында Сираевлар гаиләсендә беренче бала туу теркәлде

2019 елның 19 апреле, җомга

Яз сулышы сизелә, кошлар сайрый, кояш нурлары күңелләрне күтәрә. Нәкъ менә шундый матур көнне зур могҗиза булды - Айнур һәм Алина Сираевлар гаиләсендә беренче бала дөньяга килде. Бәхетле әти – әнидән сабыйга беренче бүләк-Әмирхан исеме бирелде.

 Азнакай районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Сираев Әмирхан Айнур улының туган көне уңаеннан тантаналы рәвештә теркәу утте. Исем кушу тантанасында сабыйның туганнары һәм якыннары, шулай ук әти-әниләренең хезмәт коллективлары катнашты. Бүлекнең баш белгече Шакирова Светлана ата-анага улларынын беренче һәм иң төп документын - туу турында таныклыгын һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов исеменнән котлау хаты тапшырды. Бүлек башлыгы Элфинур Хәйретдинова яшь әти-әниләрне котлап: «Үз мөнәсәбәтләрегез мисалында гына балаларны яратырга һәм тирә-юньдәге кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтә алуыгызны истә тотыгыз - бу катлаулы бурыч. Балалар – безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге»,- диде. Аның котлауларына башка кунаклар да кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International