Бүген Әгерҗе ГХАТ бүлегендә тантаналы чара узды

2019 елның 19 апреле, җомга

19 апрель көнне Воткинскидан Алексей Пустовалов һәм Әгерҗедән Вәсилә Бабушкинның никахларын теркәделәр. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлнара Гайфуллина аларга беренче гаилә документы тапшырды.Яңа гаиләне котларга үзләренең мәрҗән туйларын билгеләп үтүче юбилярлар- Сергей һәм Наилә Бычковлар килде.

«Таткоммунэнерго» предприятиесе җитәкчесе урынбасары Рафаэль Зигангәрәев юбилярларны гаилә тормышы белән котлады. Ул аларга район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты, «Бердәм Россия» партиясенең Әгерҗе җирле бүлекчәсе секретаре Валерий Макаров исеменнән бүләк тапшырды. ГХАТ бүлеге белгече Лилия Гусманова мәрҗән туйларын билгеләп үтүче юбилярларга никахлашу, көмеш һәм мәрҗән туйларын тантаналау мизгелләренең фоторәсемнәре урын алган фотоколлаж бүләк итте.

Сергей Викторович һәм Наилә Шәүкәт кызы гаилә бәхете һәм озын гомер серләре белән уртаклаштылар, яңа өйләнешүчеләргә изге теләкләр белән символик бүләк тапшырдылар.

Туганнары, якыннары, дуслары яшь парлар һәм гаилә тормышы юбилярлары адресына иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Чара Эдуард Мираев башкаруында җырга кушылып вальс әйләнү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International