2019 елның 18 нче апрелендә Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара уздырылды, анда җирле хакимият органнары вәкилләре бер-берсен бәйрәм белән котларга җыелды.
Хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы, Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәре мэры Хөсәенов Рәгать Галиәгъзәм улы котлады.
Үзенең чыгышында ул муниципаль хезмәткәрләргә районның икътисади һәм социаль үсеше, яшәүчеләрнең иминлеге өчен зур җаваплылык йөкләнүен, хезмәткәрләргә намуслы, нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, эшләрендә һәм шәхси тормышында уңышлар теләде.
Чара барышында Рәгать Галиәгъзәм улы Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге баш белгече Шафикова Ландыш Әүхәт кызына районның җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәтләре, югары һөнәри осталыгы һәм вазыйфаи бурычларны үтәгәндә компетентлыгы өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Бәйрәм концертында шәһәрнең үзешчән сәнгать артистлары башкаруында бик күп җырлар яңгырады, бию коллективлары үзләренең дәртле номерлары белән куандырды.