Чистайның ЗАГС бүлегендә гаилә тормышын алып бару дәресе узды

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

2019 елның апрелендә 18 числосында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Чистай шәһәренең 16-нчы мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары белән гаилә тормышын алып бару дәресе үткәрелде.

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Динара Наилевна Залялова укучыларга язылышу бинасы, гражданлык хәле актларын теркәү тарихы, демографик күрсәткечләр, шулай ук бүлекнең вазифалары турында сөйләде. Укучылар бик теләп тантана залын карадылар, ЗАГСның архив бүлеге турында тыңладылар, гаилә тормышының асылын, гаилә төзү, әти-әни булу, туу һәм үлү, аерылышу төшенчәләре турында сөйләштеләр.

Сыйныф җитәкчесе ЗАГС бүлеге җитәкчесенә мөһим, кызыклы мәгълүмат, файдалы экскурсия өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International