Нәкъ 50 ел элек 1969 елның 26 апрелендә бу җылы кояшлы көндә Наемых гаиләсе туа!
Яр Чаллыга башка күп кенә гаилә парлары кебек үк, «КамАЗ»автогиганты төзелешенә килгән. Владимир Петрович шәһәребезнең күп кенә предприятиеләрендә бригадир булып эшли, соңрак хезмәт эшчәнлеген автосервиста мастер булып дәвам итә. Хәзер уллары Роман белән үз автосервис бар. Хезмәтләре өчен ул Дәүләт бүләге – «Хезмәт батырлыгы өчен»медале белән бүләкләнде!
Инде берничә көннән Бөек Җиңү бәйрәме җитә - 74 ел элек кешелек тарихында иң куркыныч сугыш тәмамлана. Җиңү көне - безне берләштерә торган бәйрәм. Безнең бабаларыбыз Җиңү өчен миллионнарча тормыш һәм язмышлар белән исәпләнә торган югары бәя түләгәннәр, һәм без бу хакта һәрвакыт истә тотарга, сугышта катнашкан һәм тылда хезмәт куйган кешеләрне хөрмәт итәргә тиеш.
Беренче Май бәйрәме алдыннан нәкъ 50 ел элек Шәфигуллиннар гаиләсе барлыкка килде. Бүген Рафаэль Шакир улы һәм Валентина Васильевна күркәм юбилейларын – "алтын туйларын" билгеләп үтәләр.
Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет! 2019 елның апрель аенда Әлмәт шәһәрендә 211 бала дөньяга килде. Алар арасында 112 малай, 99 кыз һәм 2 пар игезәк балалар. Баланың минималь авырлыгы 945 гр. тәшкил иткән, ә максималь - 4560 гр. Иң яшь әни - 21 яшьлек, иң өлкәне - 47 яшьтә, иң яшь әти - 22 яшьлек, ә иң өлкәненә - 52 яшь. Бу айның популяр бала исемнәре - Амелия, Артем, Ильдан, Карим, Кира. Сирәк исемнәр арасында Асель, Монина, Рахман, Баахтияр исемнәре булды.
Яз килү белән бар тирә-юнь уяна, беренче кояшлы көннәр белән куана. Бакчалар чәчәккә күмелә, җылы язгы җил чәчләрне иркәли, һава яңа үсеп чыккан үлән-чәчкә исе белән тула. Туй кебек тантаналы көн өчен ничек инде шундый вакытны сайламыйсың ди?!
2019 елның апрель аеның нәтиҗәләре буенча Балык Бистәсе районынында 6 гаилә барлыкка килде. Тантаналы рәсмилләштеру район мәдәният клуб бинасында уза. Иң яшь кияугә - 21 яшь, ин яшь киленгә – 18 яшь. Ин олы яшьтәге кияу -57 яшь, ин олы кәләш – 54 яшь. Язылышучылар арсында 4 ир-кеше кабат ойләнгән, хатын-кызлар арасында берсе кабат кияугә чыккан. Барлык яшь гаиләләргә чиксез бәхет, матур гаилә тормышы телибез!
2019 елның 28 апрелендә "КАМАЗ" мәдәният йорты сәхнәсендә «Татарстан Республикасының Бриллиант кәләше 2018" Республика конкурсының финалы узды. Яр Чаллыда ул 13нче тапкыр үткәрелә. Бу вакыт эчендә анда дистәләгән кәләшләр катнашты. Бу конкурста тышкы кыяфәте мөһим түгел, җиңүче кыз була, жюри фикеренчә, ул бриллиант туйларына кадәр бәхетле яши алачак. Быел конкурста тугыз катнашучы катнашты, аларның өчесе «бриллиант хатыны» исеменә дәгъва итте - алар инде берничә ел бергә, ә дүртесе «Бриллиант кәләше» исеме өчен көрәште, алар кияүгә бер ел элек чыкты.
Әти-әни гомер буе бала диеп яши. Бишектән алып олы тормыш юлына аяк бастырганчы алар өчен борчыла.
Тукай районы Яңа поселогында яшәүче Галиуллинар Рафис Файзулхакович һәм Җәуһәрия Нуриәхмәтовна да нәкъ менә шундый әти-әни.
Галиуллинар матур гаилә корып 50 ел бергә яшиләр. Ике малай, бер кыз үстереп инде оныкчыклар сөяләр.
2019 нчы елның 29 нчы апрелендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә туу турында 100 нче актлар язмасы теркәлде. Елның 100 нче таныклык иясе - Мамадыш шәһәренең яңа гражданы Камил Шәйдуллин.
Апрель аенда Балык Бистәсе районының ГХАТ булегендә туу турынды 9 акт теркәлде. Туган сабыйларнын 5 малай, 4 кыз. Ике бала гаиләдә беренче булып, тагын икесе икенче бала, биш бала өченче булып туган.