Беренче Май бәйрәме алдыннан нәкъ 50 ел элек Шәфигуллиннар гаиләсе барлыкка килде. Бүген Рафаэль Шакир улы һәм Валентина Васильевна күркәм юбилейларын – «алтын туйларын» билгеләп үтәләр.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе С. Т. Мурсалимова бәхетле гаиләне юбилее белән котлады, изге теләкләр белән истәлекле таныклык тапшырды. Гаилә башлыгы гомер буе шофер-механик булып эшләгән «Татспецтранспорт» җитәкчелеге һәм профсоюз комитеты исеменнән чәчәкләр һәм бүләк тапшырылды.
Шәфигуллиннар гаиләсе лаеклы хезмәт юлын узган, ике искиткеч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә Рафаэль Шакир улы һәм Валентина Васильевна балалары һәм 4 оныкларының кадер-хөрмәтендә яшиләр.