Әлмәт шәһәренең апрель ае нәтиҗәләре

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет! 2019 елның апрель аенда Әлмәт шәһәрендә 211 бала дөньяга килде. Алар арасында 112 малай, 99 кыз һәм 2 пар игезәк балалар. Баланың минималь авырлыгы 945 гр. тәшкил иткән, ә максималь - 4560 гр. Иң яшь әни - 21 яшьлек, иң өлкәне - 47 яшьтә, иң яшь әти - 22 яшьлек, ә иң өлкәненә - 52 яшь. Бу айның популяр бала исемнәре - Амелия, Артем, Ильдан, Карим, Кира. Сирәк исемнәр арасында Асель, Монина, Рахман, Баахтияр исемнәре булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International