Тукай районындаГалиуллиннар гаиләсенең алтын туйлары

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Әти-әни гомер буе бала диеп яши. Бишектән алып олы тормыш юлына аяк бастырганчы алар өчен борчыла.

Тукай районы Яңа поселогында яшәүче Галиуллинар Рафис Файзулхакович һәм Җәуһәрия Нуриәхмәтовна да нәкъ менә шундый әти-әни.

Галиуллинар матур гаилә корып 50 ел бергә яшиләр. Ике малай, бер кыз үстереп инде оныкчыклар сөяләр.

ГХАТ бүлеге 50 еллык юбилейлары белән котлап рәхмәт хаты, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Күпләргә үрнәк гаиләнең мәхәббәт тарихын, балалары турында горурланып сөйләүләрен тынлап күңелгә рухи байлык алдык.

Тату гаилә үрнәгендә игелекле балалар тәрбияләгәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә! Балаларыгызның кадер-хөрмәтендә озын гомер кичерергә язсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International