ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2024 ел
дүшәмбе

2024 елның 04 мартында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге никахлашулар сарае базасында Чистай шәһәренең 1 нче гимназия укучылары белән Гаилә белеме дәресе үткәрде.

Гаилә елында гаилә белеме дәресләрен уку планына кертү аеруча мөһим итеп санала. Бу дәресләр гаилә кыйммәтләре һәм мөнәсәбәтләре турында белем бирүдән тыш, гаиләгә һәм никахка аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруда да мөһим роль уйный.

2024 елның 4 мартында ТР Апас муниципаль районы ГХАТ бүлегендә “исем кушу” тантанасы үтте. Баланың гаиләдә тууы - тормышта иң мөһим вакыйганың берсе диярлек. Шуңа күрә беренче тантананың якты, гадәти булмаган үтүе һәм иң истә калуы мөһим.


3
март, 2024 ел
якшәмбе

Язның беренче көннәрендә Түбән Каманың Никахлашу сараенда парлар «Россия йөрәге» бөтенроссия гаилә учагыннан беренче гаилә утын кабыздылар.


2
март, 2024 ел
шимбә

2 мартта Ютазы районы Балалар иҗаты үзәгендә ГХАТ бүлеге белән берлектә мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган «Бергә әзерлибез» кулинария сәнгатенең район гаилә конкурсы узды. Конкурста Ютазы районының 19 гаиләсе катнашты. Конкурс үз эченә биремнәр комплексын: мини-визитка; әзер ризыклар белән өстәлне сервировка һәм бизәү; квест тәкъдим итте.


1
март, 2024 ел
җомга

Чистай ГХАТ бүлегендә быел февраль аенда 34 туган, 17 малай һәм 17 кыз теркәлгән. Беренче балалар 7, икенче бала 15 гаиләдә, өченче һәм дүртенче бала 12 гаиләдә туган!

1 март көнне Николай Иванович һәм Анна Петровна Максимовлар зөбәрҗәт юбилеен билгеләп үттеләр.

Ир белән хатын Чистайда яши, ә аларның уртак юллары Мамадыш районы Кулущи авылында башлана. Алар икесе дә шушы авылда туып-үскән кешеләр.

Гаилә елын ачу хөрмәтенә Түбән Камада күп балалы гаиләләр, хезмәт династияләре чакырылган шәһәр Башлыгы кабул итү тантанасы узды. Чакырылган гаиләләрнең һәрберсенең үз уникаль традицияләре бар һәм алар буыннан-буынга тапшырыла.

Февраль аенда Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 12 сабый теркәлде: 7 малай һәм 5 кыз. Шуларның 3се гаиләдә беренче, 3 се - икенче, 1 - өченче, 5 се - дүртенче бала булып туган.


29
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Әгерҗедә Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән игълан ителгән Гаилә елын тантаналы рәвештә ачтылар. Бу уңайдан район мәдәният йортында зур бәйрәм концерты узды һәм тамашачылардан тулы зал җыелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International