Питрәч районы ГХАТ бүлеге белгечләре булачак ата-аналар өчен 27 мартта Питрәч район үзәк хастаханәсендә үткән белем лекторийда катнаштылар. Чара кунаклары булачак бала тудыруга ничек әзерләнергә, бала тугач яшь гаиләнең үзгәрешләренә ничек яраклашырга икәнен белделәр. Белгечләр яңа цифрлы проект- «бала тууы» суперсервисы турында сөйләделәр. Чарада катнашучылар «ата-аналарга истәлекләр» алдылар, аларда барлык мәгълүмат һәм суперсервис аша бала тууын теркәү өчен адымнар буенча инструкция урнаштырылган.