Баулы районында Алтын туй

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Баулы ГХАТ бүлегендә дулкынландыргыч һәм тантаналы вакыйга узды - районның һәм шәһәрнең иң матур, иң бәхетле, танылган парларының берсе булган Заһит Тимерҗан улы һәм Нәҗибә Мөбарәк кызы Хәбибуллиналар Алтын туйларын билгеләп үттеләр. Юбилярларның тормышы да алтын кебек нык һәм матур.

Гаилә башлыгы Заһит Тимерҗан улы спорт гаилә династиясеннән. Берничә буын дәвамында аның гаиләсендә спортка мәхәббәт чагыла. 50 елдан артык ул көрәш буенча ярышларның алыштыргысыз судьясы, республика категорияле судья. Спорт өлкәсендәге казанышлары өчен күп санлы бүләкләре, дипломнары, медальләре бар. Яраткан хатыны белән ике бала тәрбияләгәннәр, бүгенге көндә дүрт оныкларынын уңышларына шатланып яшиләр.

Башкарма комитет җитәкчесе Д.Л. Бакиров хөрмәтле юбилярларны җылы котлады һәм район Башлыгының Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырды. Котлауларга ветеран-пенсионерлар җәмгыяте вәкилләре һәм чакырылган кунаклар да кушылды. Чараны М.Җәлил мәдәният йорты артистлары үзләренең матур җырлары белән бизәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International