Чистай районында йөзенче туу теркәлде

2024 елның 30 марты, шимбә

2024 елның 30 мартында Чистай перинаталь үзәгендә 2024 ел башыннан Чистай муниципаль районының теркәлгән 100 нче балага туу турында таныклык тапшыру тантанасы булды.

Залакаевлар гаиләсендә өченче бала – уллары Райхан туды.

Тантаналы шартларда яңа туган баланы әнисе белән Чистай перинаталь үзәгеннән чыгаралар. Гаиләнең атасы махсус хәрби операциядә катнашу өчен мобилизацияләнгән, тиздән өйгә отпускка кайтачак.

Бу шатлыклы вакыйга белән гаиләне муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов котлады, Чистай районы башлыгыннан бүләкләр тапшырды. «Сезгә улыгызның акыллы, сәламәт булып үсүен һәм әтисе кебек үк Герой булуын телим!» - диде Иванов.

ГХАТ бүлеге башлыгы Илмира Ярмушева беренче документны - туу турында таныклыкны, Татарстан Республикасы Рәисеннән котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International