Баулы ГХАТ бүлегендә дулкынландыргыч һәм тантаналы вакыйга узды - районның һәм шәһәрнең иң матур, иң бәхетле, танылган парларының берсе булган Заһит Тимерҗан улы һәм Нәҗибә Мөбарәк кызы Хәбибуллиналар Алтын туйларын билгеләп үттеләр. Юбилярларның тормышы да алтын кебек нык һәм матур.
25 мартта тантаналы чарада «Россия йөрәге» гаилә учагының бер өлеше Баулы шәһәренең ЗАГСына тапшырылды. Гаилә учагы белән капсуланы баулыларга бик яшь гаилә, яшь пар Николай һәм Екатерина тюменцевлар тапшыра, алар 23 мартта никахларын теркәгәннәр.
Актаныш районы ЗАГС бүлегендә алтын, зөбәрҗәт, тимер туйларын үткәрүче 5 пар белән “Пар канатлар” кичәсе үткәрелде.
2024 елның 22 мартында Питрәчнең 1нче урта мәктәбенең 9 «Б» сыйныф укучылары өчен ЗАГС бүлегендә «Гаилә белеме» курсының «Гаилә һәм никах» темасына дәрес үткәрелде.
2024 елның 20 мартында Чистай шәһәренең «2 нче лицей» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары белән никахлашу сарае базасында гаилә дәресе үткәрелде.
Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең тантаналар залында мәхәббәт, зирәклек һәм үзара аңлашуның якты үрнәге булган гаиләне котладылар. Смирновлар 50 ел бергә яшиләр! 8 мартта Юрий Александрович һәм Валентина Степановна туйларының алтын юбилеен билгеләп үттеләр.
Очрашуның кунаклары – Актаныш гимназиясенен өлкән сыйныф укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр, ЗАГС эшендә булган яңалыклар турында сөйләде. Акт язуларының саклану урыны булган – архивның эшчәнлеген аңлатты.
Гаилә - һәр кешенең тормышында иң мөһим нәрсә. Гаилә институтыннан башка көчле дәүләтне күз алдына да китереп булмый. Россия һәрвакыт үзенең зур, нык гаиләләре белән дан тотты, һәм бу традицияне саклап калу - безнең бурыч.
Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда Баки Урманче исемендәге 2 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучылары өчен «Гаилә белеме» электив курсы кысаларында дәрес узды.
19 мартта «Мәрхәмәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге залында Түбән Кама шәһәренең ГХАТ Идарәсе белгечләре 10 пар ял итүчеләрне - гаилә юбилейлары белән котладылар.