Минзәлә районына капсула 2 майда Актаныш районыннан алып кайтылды, һәм шушы вакыт дәвамында ул ЗАГС бүлегендә торды. Чара кунакларын район Советы Аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова һәм Сарман районы Советы Аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова җылы котладылар.
Бәйрәмдә Фәндус һәм Рәмзия Галиуллиннар гаиләсенә аерым игътибар бирелде, алар бергә яшәүләренең 50 еллыгын билгеләп үтәләр. Тупач авылыннан Нәҗметдин һәм Фәйруза Гайниевлар гаиләсен дә 45 ел бәхетле. Бүген символ Сарман районына тапшырылды. Бу мактаулы хокук яшь Ильиннар гаиләсенә бирелде. Вадим Юрий улы армия сафларында хезмәт иткәннән соң, 4 нче СИЗОда хезмәт итүен дәвам итә. Ксения Евгений кызы Минзәлә шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Гаилә учагы капсуласын Сарман районы Яңа Әхмәт авылында гомер итүче Марат һәм Рушания Вәлиевлар гаиләсе кабул итте. Алар быел фарфор туйларын билгеләп үтәләр. Актив, тату гаиләдә дүрт искиткеч талантлы балар үсә.
Чара барышында яшь гаилә парларын, шулай ук зур стажлы парларны хөрмәтләү безнең районда горурланырлык һәм үрнәк алырлык гаиләләр барлыгын күрсәтә.