"Гаилә-бәхет ачкычы!"

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

2024 елның 13 май көнендә Арча районы ГХАТ бүлегенең кече тантаналар залында «Гаилә-бәхет ачкычы!» исеме астында Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Төп кунаклар булып төрле буын гаиләләре, шулай ук булачак яшь парлар килде. Тамашачы буларак Арча районының 6 нчы гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары катнашты.

Харис һәм Илсөяр Сафиннар гаилә тормышы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. 47 ел дәвамында ир белән хатын бер-берсе турында кайгыртып яшиләр. Дмитрий һәм Наталья Гусевлар 20 ел бергә, гаилә бәхете рецепты белән уртаклаштылар. Айдар һәм Әдилә Нотфуллиннарның яшь гаиләсе бер-берсен аңлау һәм үзара ярдәм итүнең кадерен белеп яши. Булачак яшь пар Булат-Динә, Рүзәл-Лиана гаиләләре кызыксынып күзәттеләр.

Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре чарада катнашучыларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International