2024 ел Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Аның символы булып Мәскәүдә ВДНХда «Россия» күргәзмәсендә кабызылган «Россия йөрәге» Бөтенроссия гаилә учагы тора. Башкалага утны Изге Троица монастыреннан алып киләләр. Гаилә учагы Уты илнең төрле төбәкләренә җибәрелгән. Безнең республикада да гаилә учагын районнан районга тапшыралар. Бу ут гаилә ныгытмасын һәм мәхәббәтен йөртә. Гаилә булганда таянырга, тормышта ярдәм алырга кеше бар. 2 май көнне Актаныш районыннан гаилә учагы капсуласын Галиевлар гаиләсе алып кайтты. Фаяз Фарс улы һәм Лилия Альберт кызы быел туйның 15 еллыгын билгеләп үттеләр. Алар өч бала үстерәләр. Бәйрәм барышында гаиләләргә сәламләү сүзе белән Минзәлә муниципаль районы аппараты җитәкчесе мөрәҗәгать итте. Шушы матур чарага тагын гаиләләр чакырылган иде. Бу күп балалы Бывальцевлар, Вахниннар, Вәлиевлар гаиләләре, алар яшь гаиләләргә үрнәк булып торалар. Гаилә учагы кисәкчәсе белән Капсула Минзәләдә 14 майга кадәр булачак.