Нурлат муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 2024 елда 50 нче парны дәүләт теркәве үткәрелде.
Нурлат районының 50 нче пар булып Семеновлар Евгений Виталий улы һәм Ангелина Владимир кызы булдылар.
Яшьләр өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды-алар 2024 елда Нурлат районында өйләнешкән 50 нче пар булдылар, бу яшь гаилә өчен көтелмәгән хәл булды.
Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре яшьләрне тормышларындагы күренекле вакыйгалары белән котладылар һәм гаилә документын-никахлашу турында таныклык, шулай ук истәлекле бүләк тапшырдылар.