ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2019 ел
җомга

9 август көнне Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлеге, яңгырлы һава торышына карамастан, тантаналы төс алды һәм җанлы иде. Бүген биредә иртәдән кичкә кадәр бәйрәм, мәхәббәт хисе һәм яхшы кәеф хөкем сөрде. Бүген 17 пар өчен гаилә туу дип аталган бәйрәм узды.

Барлык парлар да туй тантанасын иң матур, искиткеч һәм онытылмаслык итеп уздырырга тели. Һәркайсы булдыра алганча эшли: кемдер үз туена танылган кешеләрне чакыра, кемдер океан ярында кичә оештыра, ә кемдер әкият сюжетларына таянып, тылсымлы атмосфера тудыра.

2019 елның 9 август көнендә «Балтач» спорткомплекс бинасында район яшьләр бүлеге, ЗАГС һәм культура бүлеге белән берлектә «Яш гаилә» клубы утырышы узды.


8
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Мотоциклларда туй – Ул ачык, үзенчәлекле! Шулай креатив 2019 елның 8 августында Рәмис һәм Елена туй кортежын сайларга килделәр.

2019 елның  8 августта Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 1800 пар теркәлде. Юбилей парлар булу бәхетенә Михейкинларның яшь гаиләсе иреште. Бу гаять матур парлардан күз алмаслык иде.

2019 елның 8 августында Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә никах теркәү турында өч йөзенче акт язуы теркәлде. Рафаэль белән Рузалиянең тормышларында иң дулкынландыргыч һәм тантаналы мизгел килеп җитте.

Минзәлә шәһәрендә яшәүче Ольга Петр кызы Камашева 08 август көнне 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.  Шул чорда яшәгән һәр кешенеке кебек, аның да тормыш юлы бик авыр һәм катлаулы. Шуңа карамастан да ул аны зур горурлык белән уткән.

55 ел тату гомер кичерүче Заһретдиновлар гаиләсе  зөбәрҗәт туйларын кабат никах теркәү тантанасы белән билгеләп үтәргә булалар. ГХАТның тантаналар залында Мендельсон маршы һәм көчле алкышлар  яңадан кияү белән кәләш − Рәзиф Каюм улы һәм Зөһрә Нури кызы хөрмәтенә яңгырады


7
август, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның  07 нче август Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ  идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 4 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый – София Володина –  26 июль көнендә дөнья күрде.

Сарман авылында яшәүче Әзһәм һәм Әзһәрия Исламовлар 7 август көнне үзләренең  «Бриллиант туйларын» – 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International