Минзәлә шәһәрендә яшәүче Ольга Петр кызы Камашевага 95 яшь

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Минзәлә шәһәрендә яшәүче Ольга Петр кызы Камашева 08 август көнне 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.  Шул чорда яшәгән һәр кешенеке кебек, аның да тормыш юлы бик авыр һәм катлаулы. Шуңа карамастан да ул аны зур горурлык белән уткән.

Ольга Петр кызы Минзәлә районы Түбән Юшады авылында дөньяга килә. Башлангыч сыйныфта белем алганнан соң, яшьли авылда төрле эшләрдә эшләргә туры килә аңа. Берничә ел гаиләсе белән районның Иске Матвеевка авылында яшәгәннән соң, алар 1952 елда Минзәлә шәһәренә күчеп киләләр. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенгесе көнне юбиляр бик бай әби. Аның 6 оныгы, 12 оныкчыгы һәм бер оныкның оныкчыгы бар.

Юбилярны котлап, Минзәлә шәһәр Советы урынбасары Роза Салдаева, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Анна Куприянова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова килде. Алар Россия Президенты Владимир Путин исеменнән юбилярга котлау хатын һәм район башлыгы Айдар Салахов исеменнән бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International