Әзһәм һәм Әзһәрия Исламовларның «Бриллиант туйлары»

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Сарман авылында яшәүче Әзһәм һәм Әзһәрия Исламовлар 7 август көнне үзләренең  «Бриллиант туйларын» – 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

«Ныклы гаилә» - федераль һәм «Мәхәббәт юлы буенча» республика проектлары кысаларында юбилярларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Гайфетдинов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина котладылар һәм район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар. Район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, балалары, оныклары да изге теләкләрен җиткерделәр. Юбилярларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International