55 ел тату гомер кичерүче Заһретдиновлар гаиләсе зөбәрҗәт туйларын кабат никах теркәү тантанасы белән билгеләп үтәргә булалар. ГХАТның тантаналар залында Мендельсон маршы һәм көчле алкышлар яңадан кияү белән кәләш − Рәзиф Каюм улы һәм Зөһрә Нури кызы хөрмәтенә яңгырады.
Бу көнне яшь парларны котларга туганнары, якыннары, балалары һәм оныклары, дуслары һәм хезмәттәшләре җыелды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Татьяна Алексеева юбилярларга иң изге теләкләрен юлладылар һәм гаиләгә район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.