Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү күптән күркәм традициягә әверелде. 2019 елның 9 ноябрендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре Бойкачев Владимир Василий улы белән Любовь Филипп кызын Алтын юбилей белән котладылар.
Сарман районы Сарман авылында яшәүче Мусиннар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте. "Ныклы гаилә" һәм "Мәхәббәт юлы буенча" федераль һәм республика проектлары кысаларында юбилярларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова котлады һәм район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина һәм Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев та изге теләкләрен җиткерделәр. Юбилярларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
2019 елның 8 ноябрендә Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсе белгечләре 2000 бала тууын теркәде. 2019 елның 29 сентябрендә Такабаев Ринат Кәшиф улы һәм Черемисина Дарья Евгений кызы гаиләсендә уллары туган, аны Алишер дигән матур исем белән атаганнар.
2019 елның 7 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итү уңаеннан, ТАССРның 100 еллыгы алдыннан Чистай Никахлашу сарае аерым кунаклар- Россиянең 14 яшькә җиткән яшь гражданнары, аларның әти – әниләре өчен үз ишекләрен ачты.
Бөтен гаилә бергә җыела торганда матуррак нәрсә булырга мөмкин?
2019 елның 7 ноябрендә, киртәләренә, әти-әниләрен Николай Николаевичны һәм Ольга Львовнаны 50 ел бергә гомер итүләре белән котларга иң якын кешеләре килде. Казахстаннан кызы Светлана, ә улы Лев Мәскәүдән.
2019 елның 7 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Хайруллиннар гаиләсенең алтын туй тантанасы булып узды.
7 ноябрь көнне Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 9 яшь гражданга Россия Федерациясе паспортларын тапшыру тантанасы узды. ГХАТ бүлеге белгечләре чарада катнашучылар өчен Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Конституциясе, Татарстан АССР тарихы, шулай ук Бөек Ватан сугышы чорлары вакыйгалары турындагы сорауларны белү буенча викторина үткәрделәр.
7 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 2019 ел башыннан алып 700нче сабый тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Елена Владимировна һәм Андрей Александрович Сергушевлар гаиләсендә булды.
Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан, 2019 елның 5 ноябрендә, Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараеның әйдәп баручы белгече Танчулпан Гайнетдинова «алтын» юбилярларны – Арифьевларны 50 ел бергә гомер итүләре белән котлады.
5 ноябрьдә район туган якны өйрәнү музеенда узган әлеге чара Татарстан Конституциясе көне уңаеннан оештырылды. «Бердәм Россия» партиясе региональ башкарма комитетының җитәкче урынбасары Светлана Гыйниятуллина, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район эчке эшләр бүлегенең миграция хезмәте җитәкчесе Гөлназ Хәбибуллина яшьләргә паспортлар тапшырды.