ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 23 декабрендә Биектау муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Мәрдәновлар гаиләсендә 5 бала теркәлде. Фәнис һәм Ләйсән кызлырына Роза исемле матур исем куштылар, ул латин теленнән «кызыл чәчәк» дигәнне аңлата.


21
декабрь, 2019 ел
шимбә

Бүген, 2019 елның 21 декабрендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә, Ибатуллиннар Сәлимҗан Нигъмәтҗан улы һәм Дания Ибраһим кызы, Шакировлар Локман Сабир улы һәм Дания Гарифулла кызы, Вәлиуллиннар Нәкыйф Әхәт улы һәм Дания Мостаф кызы, Самиевлар Рәис Шәфыйк улы һәм Рауза Фаттах кызы зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.

2019 елның 21 декабренда Мөслим ГХАТ бүлегендә 150нче бала теркәлде! Расил һәм Гүзәл Мифтаховлар гаиләсендә көтеп алган беренче кызлары туды. Бәхетле әти-әни бәләкәчкә Әмирә дип матур исем куштылар. Әлеге исемнең мәгънәсе «боерык бирүче, патшабикә» дигәнне аңлата.

         Көмеш юбилярлар – Сидоровлар Артур Петрович һәм Ольга Николаевна 2019 елның 21 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә котлаулар кабул иттеләр.    

21 декабрь көнне – матур датада Мөслим районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Яңа ел алдыннан тантаналы язылышу узды. Өстәвенә, безнең ГХАТ бүлегенең бу 123нче пары 2018 елның тантаналы теркәлгән яшь парлар эстафетасын тәмамлый!

Яңа ел җитүгә санаулы вакыт калды. Бу көннәрдә районда бәйрәмгә зур әзерлек эшләре бара. Район җирлегендә урнашкан оешма биналары каршында Яңа ел чыршылары калкып чыга. Хезмәт коллективлары чыршыларны бизәү, гирляндалар элү, бинага бәйрәм рухы өстәү эше белән мәшгуль.


20
декабрь, 2019 ел
җомга

Баулы муниципаль районы  башкарма комитеты  ГХАТ бүлегенә  укучылар килде.  ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова    укучыларны Россия һәм Татарстан Гаилә Кодекслары  белән таныштырды, бүлекнең актлар теркәү, төрле тантаналы чаралар үткәрү өлкәсендәге эшчәнлеге  турында әңгәмә алып барды.

Мамадыш шәһәрендә гомер итүче Вахитовлар гаиләсендә бишенче бала доньяга аваз салды. Кечкенә кызга бик матур һәм күркәм мәгънәле Зөһрә исеме сайлаганнар.

Мамадыш районы Советының чираттагы утырышында төп спикерларның берсе «Сан энд мун» гаилә үзәге җитәкчесе Айгөл Ришат кызы Нурисламова булды. Ул үзәкнең Мамадыш районы ГХАТ бүлеге белән кызу хезмәттәшлек алып барылуын ассызыклады. Узып баручы елга нәтиҗәләр ясап, яңа елда булачак зур планнар һәм проектлар белән таныштырды.

Барыбызның да яраткан, тылсымлы бәйрәм — Яңа ел якынлаша! Бу вакытта барысы да күңелле котлаулар, бүләкләр, Яңа ел могҗизасы алдында. Яшьләр өчен, вступающей бу вакытта көтү бәхетле гаилә мөнәсәбәтләре.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International