Мөслим районында 150-нче бала туды!

2019 елның 21 декабре, шимбә

2019 елның 21 декабренда Мөслим ГХАТ бүлегендә 150нче бала теркәлде! Расил һәм Гүзәл Мифтаховлар гаиләсендә көтеп алган беренче кызлары туды. Бәхетле әти-әни бәләкәчкә Әмирә дип матур исем куштылар. Әлеге исемнең мәгънәсе «боерык бирүче, патшабикә» дигәнне аңлата.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Магалимова Я.Ш. бәхетле әти-әнине котлап, балаларының беренче документы – туу турында таныклыкны тапшырды, сабыйларының сау-сәламәт, тәүфикълы, акыллы кыз булып үсүен, әти-әнисенең һәм илебезнең горурлыгы булуын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International