Мамадыш районы ГХАТ бүлешендә бишенсе тапкыр әти-әни булган Вахитовлар гаиләсен тәбрикләделәр

2019 елның 20 декабре, җомга

Мамадыш шәһәрендә гомер итүче Вахитовлар гаиләсендә бишенче бала доньяга аваз салды. Кечкенә кызга бик матур һәм күркәм мәгънәле Зөһрә исеме сайлаганнар.

Наил Нуруллович һәм Зөлфия Сәмигулловна районның иң үрнәк гаиләләренең берсе. Гаилә башлыгы – Мамадыш шәһәренең үзәк мәчете имам-хатыйбы, Зөлфия ханым – социаль яклау бүлегендә хезмәт куя.

Әйтергә кирәк, шәһәребездә биш бала тәрбияләүче барлыгы 22 гаилә яши, алты гаиләдә балалар саны биштән артыграк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International