«Сан Энд Мун» гаилә үзәге җитәкчесе Айгөл Нурисламова Мамадыш ГХАТ бүлеге белән берлектә булган планнар белән уртаклашты

2019 елның 20 декабре, җомга

Мамадыш районы Советының чираттагы утырышында төп спикерларның берсе «Сан энд мун» гаилә үзәге җитәкчесе Айгөл Ришат кызы Нурисламова булды. Ул үзәкнең Мамадыш районы ГХАТ бүлеге белән кызу хезмәттәшлек алып барылуын ассызыклады. Узып баручы елга нәтиҗәләр ясап, яңа елда булачак зур планнар һәм проектлар белән таныштырды.

Әлбәттә бу барлык эшләр  гаилә институтын ныгыту һәм аны популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Әйтергә кирәк, Айгөл Ришатовна киң колачлы депутатлык эше дә алып бара. Омар җирлеге халкы аның йөзендә күп кенә борчыган сорауларына җавап табалар. Актив депутатның эшчәнлегенә район башлыгы Анатолий Иванов та югары бәя бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International