Бүген, 2019 елның 21 декабрендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә, Ибатуллиннар Сәлимҗан Нигъмәтҗан улы һәм Дания Ибраһим кызы, Шакировлар Локман Сабир улы һәм Дания Гарифулла кызы, Вәлиуллиннар Нәкыйф Әхәт улы һәм Дания Мостаф кызы, Самиевлар Рәис Шәфыйк улы һәм Рауза Фаттах кызы зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.
Район ветераннар советы рәисе Габдрахманов Н. Г.юбилярларны котлап, Татарстан Республикасы Арча муниципаль район башлыгы Нуриев И. Г. исеменнән котлау хатлары тапшырды, хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А. М. Юбилярлрны котлап ЗАГС бүлегенен символик бүләген тапшырды. Шулай ук Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Р. Х. Батталова, Арча шәһәре «Южный» муниципаль берәмлеге вәкиле Б. Р. Гәрәевның котлауларын һәм бүләкләр кабул иттеләр.
Чәчәкләр, бүләкләр Юбилярларны котларга балалары, оныклары һәм оныкчыклары, туганнары килгән иде.