Апаста ЗАГС бүлегендә Яңа Ел фотозонасы булдырылды

2019 елның 21 декабре, шимбә

Яңа ел җитүгә санаулы вакыт калды. Бу көннәрдә районда бәйрәмгә зур әзерлек эшләре бара. Район җирлегендә урнашкан оешма биналары каршында Яңа ел чыршылары калкып чыга. Хезмәт коллективлары чыршыларны бизәү, гирляндалар элү, бинага бәйрәм рухы өстәү эше белән мәшгуль.

ЗАГС бүлеге коллективы да бу чарадан читтә калмады. Бина эчендә коллективның көче белән бик матур итеп Яңа Ел фотозонасы  булдырылды. Монда язылышучы яшь парлар, бирегә килгән кешеләр истәлеккә фотога төшеп, рәхмәтләрен җиткерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International