ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2020 ел
җомга

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Газизуллиннар гаиләсенең юбилей тантанасы булып узды.

2020 елның 19 июнендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Медицина һәм социаль өлкәләрдә хезмәт куючы гаиләләрне хөрмәтләделәр. Бәйрәм тантанасы хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең «Мәрхәмәт – Милосердие» – «Игелек кыл» хәйрия акциясе кысаларында узды.


18
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре ТАССРның йөз еллыгы бәйрәм ителгән елда районда йөзенче булып туган сабыйны теркәделәр. Әгерҗедә яшәүче тимерьюлчылар Радик–Рузилә Туганаевлар гаиләсендә – шатлыклы зур вакыйга. Шушы көннәрдә кызлары Самалия дөньяга килгән.

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге 2019 ел нәтиҗәләре буенча 6 актлар китабы төзеде. Шулар арасында 1000 нче номерлы китап та бар.  Бүгенге коөндә барлыгы ГХАТ бүлеге архивында 1005 актлар китабы саклана.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә алтын юбилярлар Иванкиннар Александр Максим улы һәм Нина Петр кызы өчен Мендельсон маршы яңгырады.


17
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Актаныш районы ЗАГС бүлегендә   80 нче бала булып теркәлгән Ралинага туу таныклыгы тапшырылды. Бәхетле әти- Гыйлфанов Рөстәм Рафис   улы  хәм  әнисе –  Гыйлфанова Индилә Таһир кызы өченче балалары – кызларына Ралина исеме куштылар.

Бәхетле елмаюлар, күз  нурлары-шушы көннәрдә 50 ел бергә гомер иткән Хафизовлар Әхмәтхатыйп Касыйм улы һәм Кәүсәрия Зәки кызы турында менә ничек белергә була.


16
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Бу атнада язылышкан яшь парлар Ленар һәм Виктория килгән кунаклар өчен он-лайн теркәү тантанасы уздырды. Он-лайн туйны шахитләр оештырды. Әйтергә кирәк, кияү белән кәләшнең зирәклеге монын белән генә чикләнмәде.

2020 елның 16 июнендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә булачак парлар өчен язылышу алдыннан консультация үткәрелде. Әңгәмә барышында ГХАТ бүлеге белгече Елена Трошихина кияү белән кәләшкә игътибар итәргә, тиешле барлык нечкәлекләре турында җентекләп сөйләде.

2020 нче елның 16 нчы июнендә Алабуга районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре ГХАТ бүлеге бинасы янындагы территорияне төзекләндерү буенча өмә оештырдылар. Клумбалар, вазоннар төзекләндерелде, чәчәкләр утыртылды. Бернигә карамастан, Алабуга шәһәрендә Туй сезоны башлана. Якты чәчәкләр яшь парларга, кунакларга, бүлек хезмәткәрләренә һәм барысына да күтәренке кәеф тудыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International