Бөгелмәнең ГХАТ бүлегендә 500нче сабый тууы теркәлде

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

2020 елның 4 июлендә Бөгелмә бала тудыру йортында ГХАТ бүлеге белгечләре тантаналы рәвештә агымдагы елда туган 500нче балага туу турында таныклык тапшырдылар.
2020 елның 30 июнендә туган Письмаров Вадим Михайлович шушы сабый булып тора. Ул Михаил һәм Ольга гаиләсендә беренче бала.
ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле әнине гаиләләрендәге истәлекле вакыйга белән котладылар, гаилә әгъзаларына ныклы сәламәтлек, ә сабыйга – киң юллар һәм бөек ачышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International