Кичә, 2020 елның 8 июль конендэ, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов, Тенеки авылында яшәүче Гөлнәзирә һәм Фәһеметдин Хисамиевларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырды. Кунаклар арасында Саба муниципаль районы аппарат җитәкчесе М.Р. Кәримов һэм ГХАТ булеге җитәкчесе А.И. Шәйхетдинова да бар иде.
Ел саен 8 июльдә бөтен ил күләмендә Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.
Һәрберебез өчен тормышта иң мөһиме ул - Гаилә. Гаилә-ул якыннар һәм туганнар, без яраткан, үрнәк алган һәм кайгырткан, чын йөрәктән игелек һәм бәхет теләгән кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без яратырга, җаваплылык, кайгыртучанлык тоярга һәм хөрмәткә итәргә өйрәнәбез.
Зәй муниципаль районында гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан зур чара узды. Мәхәббәт һәм тугрылык өчен медаль Московлар гаиләсенә тапшырылды. Валентин Николаевич һәм Тамара Геннадьевна 37 ел бергә тату гаилә булып яшиләр. Алар барлык кешеләргә дә үрнәк булып торалар.
08 июль көнне, Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Тукай районы Боерган авылында Миннегалиев Вәлиәхмәт Миннегали улы һәм Сәмигә Шәймөхәммәт кызына «Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды. Алар 57 бәхетле ел бергә гомер иткәннәр.
Күркәм бәйрәм көнендә 69 ел бергә яшәгән, төрле вакыйгалар кичергән, әмма мәхәббәт һәм үзара аңлашуны саклап калган сугыш ветераннары Гыйльметдин абый һәм Җәвирә апа Хәбибуллиннар гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде.Гыйлметдин абый 1927 елда Нөнәгәр авылында дөньяга килә, 12 яшеннән үк ятим кала.
“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” бәйрәме көнендә Мамадыш районында “Мәхәббәт һәм тугрылык” өчен медале тапшырылды. Быел бу зур бүләккә Сингатуллинар гаиләсе лаек булды.
8 июльдә изге Петр һәм Феврония Муромскийларны искә алу көнендә Россиядә бөек бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.
Гаиләнең тотрыклылыгы, гаилә традицияләрен саклап калуда илебез ныклыгының нигезе: меңләгән җеп белән гаилә җәмгыять һәм дәүләт белән бәйле.
8 июль-Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Алабуга районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре барлык гариза бирүчеләрне котладылар һәм бәйрәмнең традицион символы-ромашка чәчәкләре тапшырдылар. Бу көнне никах теркәүгә гариза бирүче яшь парлар, шулай ук сабыйларын теркәүче яшь ата-аналар өчен аеруча күңелле һәм символик вакыйга булды. Барлык гаиләләргә иминлек, бәхет һәм гаилә бәхете телибез!
Мөслим муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган 6 парны тантаналы рәвештә теркәделәр. Бу көннәрдә туйны үткәрү яхшы билге булып санала, чөнки Петр һәм Феврония яшь гаиләләрне саклый һәм аларга мәхәббәт бүләк итә. Катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, чара камералы шартларда узды.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен киң масштабта бәйрәм итү Чистай муниципаль районының күркәм традициясенә әверелде.